Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн кадагында Газеты

Апас районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшүнең 10 еллыгына багышланган чаралар узды

Каратун урта мәктәбендә әлеге темага карата ачык дәрес үткәрелде.

(18 нче март, “Апастово-информ”).



Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алмаз Шәмсетдинов 10-11 нче сыйныф укучылары белән бай эчтәлекле, тарихи, тематик дәрес уздырды.
Дәрес Кырым тарихы һәм фактлар белән үрелеп барды. 2014 елгы Гомумкырым референдумы һәм Кырымның Россия белән берләшүе көненә багышланган “Кырым язы” видеоязмалары белән баетылды.
Укучылар тарих дәресендә өйрәнгән белемнәрен кулланып, яңа мәгълүматларны үзләштерделәр. Дәрес җанлы һәм кызыклы узды.
“Бүгенге дәрес бик мөһим вакыйгага багышланган иде. Тарих дәресендә өйрәнгәннәрдән тыш бик күп яңалыклар да белдек. Алдагы көннәрдә үзебезгә кирәкле булыр дип уйлыйбыз”, - диделәр Камилә Вәлиева белән Алсу Раимкулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев