Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе узды

Бүгенге көндә районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 12 кеше исәптә тора. Районда эш эзләүчеләргә 120дән артык вакансия тәкъдим ителә.

(13 апрель, “Апастово-информ”).



Районда “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе узды. Анда эш эзләүчеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты. Шулай ук бирегә яшьләр дә күп килде.
“Әлеге ярминкә Ил күләмендә уза. Биредә эш эзләүче һәм эш бирүче һәркем катнаша ала. Бүген без күбрәк вакансияләр тәкъдим итүче оешма җитәкчеләрен һәм вәкилләрен чакырдык. Юллар идарәсе, эчке эшләр бүлеге, үзәкләштерелгән клублар системасы, Россия почтасы, районның социаль яклау идарәсеннән килүчеләр һәр эшнең нечкәлекләре, эш шартлары, хезмәт хаклары, төрле социаль гарантияләр турында сөйләделәр”, - ди районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев