Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста гуманитар ярдәм җыю эшенә читтән килүчеләр дә кушыла

Районда Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Гуманитар ярдәм белән ерак юлга кузгалу 13-14 апрельгә планлаштырыла.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, дарулар кирәк. «Алга» яшүсмерләр клубында озак саклана торган азык-төлек, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителә. Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры) счетына күчерергә мөмкин.

Апаска Үзбәкстан якларыннан килүчеләр дә, әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, ярдәмен тәкъдим итте.

“Батырбек Худайберганов күп кенә кием-салымнар алып килде. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка булышасы килүен белдерде. Ул төзелеш тармагында эшли һәм зур чыгымнар кулланып киемнәр алган”, - дип хәбәр итте ярдәмне кабул итү үзәгеннән Илдар Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев