Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста ифтар ашы узды

Үзәк ресторанда оештырылган ифтар ашына барлыгы 100ләп ир-ат чакырылды.

(4 апрель, “Апастово-информ”).



Районда ифтар мәҗлесләре дәвам итә. Апаста яшәүче Сания, Лилия, Илдүс һәм Илсур Зәйнуллиннар гаиләсе дә традициягә тугры калып, ифтар ашын үткәрде. Бу юлы мәҗлескә ир-атлар чакырылды. Вәгазьләр, догалар тыңлап, райондашларыбыз күңеленә рухи азык алды, мул сыйлы табыннар артында сыйланып утырды.
Ифтар ашында район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты һәм кунакларны изге ай белән котлап, җылы сүзләрен җиткерде.
“Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да изге Ураза ае белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Ураза ае – уйлану ае да. Күңелләрне сафландыру, пакъландыру ае булып та тора. Аллага шөкер, районыбызда дини тормышка зур игътибар бирелә. Мәчетләребез матур гына эшләп килә. Яңа мәдрәсәбез дә ачылу алдында. Изге айда авылларда ифтар ашлары дәвам итә. Болар барысы да әхлакый тәрбия өчен бик мөһим. Бердәм һәм бергә булган өчен барлык райондашларыма олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев