Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста кышны озатып, язны каршыладылар

Апаста Нәүрүз бәйрәме узды.

(21 март, “Апастово-информ”).



Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә. Кеше бу көнне бер-берсенә бәхет, саулык тели.
Район халкын милли Нәүрүз бәйрәме белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ленар Хантимиров котлады.
“Барыгызны да кышны озату - язны каршылау бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм. Агымдагы ел безгә һәр өлкәдә дә зур уңышлар алып килсен. Илләребез-көннәребез тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Барлык гаиләләрдә бәхет хөкем итсен”, - дип теләде ул һәм “Гомер агачы”на кызыл тасма бәйләде. Хәер, һәрбер кеше дә изге теләктә булды бу көнне һәм “Гомер агачы”н матур, төрле төсле тасмалар бизәде.
Чара мәдәният хезмәткәрләренең театральләшкән, музыкаль чыгышлары белән башланып китте. Нәүрүзбикә, Ил Агасы, Ил бикәсе, Кыр хуҗасы, кызлар-егетләр язны каршылау йолаларын сурәтләп бик матур тамаша бүләк иттеләр.
Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты чарада. Теләгән кеше хуш исле чәй, тәмле коймаклар белән сыйланды, күңелле уеннарда катнашты. Кул көрәштереп, әтәч тотып, чүлмәк ватып, гир күтәреп үзләрен сынап карады.
“Бүген беренче тапкыр әтәч тоттым. Артыннан шактый йөгердем. Алай да үземнеке иттем. Әтәче бик матур, кулыма да тиз ияләште. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Ходай барыбызны да исәнлектән аермасын. Киләчәгебез матур булсын”, - ди Каратуннан Гөлнур апа Җәләлетдинова.
Бәйрәмдә шулай ук авыл җирлекләре, фермерлар, оешмалар тарафыннан продукция сату да оештырылган иде.
Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән дәвам итте. Спорт уеннарында катнашып, җиңү яулаучыларга бүләкләр тапшырылды.
Барлык начарлыклар артта калсын дип карачкы яндырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев