Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста су басуларны кисәтү буенча эшләр бара

Апаста язгы су басуларны кисәтү максатыннан төрле чаралар уза.

(28 март, “Апастово-информ”).



Апас авыл җирлегендә су басуны кисәтү юнәлешендә зур эш алып барыла. Су агып чыгып китүче канаулар чистартыла, карны читкә чыгару эше башкарыла.

“Шәхси йортларда яшәүчеләр дә су басу буенча көтелмәгән хәл килеп чыкмасын өчен тиешле чараларны күрсен иде. Көннәрнең кисәк җылытуына әзер булсак иде. Карны көпшәкләндерү һәм тарату эшләрен башкарырга кирәк”, - ди шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Әгәр су басу куркынычы яный икән, авыл җирлегенә хәбәргә чыга аласыз.
Тирәлекне язгы табигать бәла-казаларыннан, хәвеф-хәтәрләрдән саклауны оештыру максатыннан, районда комиссия эшли. Алар махсус төзелгән план буенча барысын да күз уңында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев