Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Гаиләбез белән хезмәтне яратабыз

Кулына гармунын ала да, тирә-якны моңга күмә ул Морзалар авылы китапханәчесе Гөлназ Гатауллина.

(21 март, “Апастово-информ”).



Авылда узган кичәләр, районда узган мәдәни чараларда аны еш очратырга мөмкин. Китапханәдә узган кичәләрдә милли моңнар яңгырый, халык җырлары яңара, замана көйләре дә читтә калмый.

- Морзаларда туып-үстем. Авылдан читкә китәсем килмәде. Мәктәпне тәмамлау белән тәрбияче һөнәрен үзләштердем дә, китапханәгә эшкә килде. Инде бу көннәргә 34 ел вакыт узган, - ди үзе.

Сәләтле, тырыш, максатчан кызны авыл егетләре дә читкә җибәрмәү ягын карый. Авылдашы Фәнис абый үзенә карата аны. Парлы гаилә юлына аяк басуларына да 32 ел вакыт узган. Шул елларда Гөлназ югары белем дә алган, хезмәт серләрен өйрәнгән, тәҗрибә туплаган, сәләтләрен үстергән. Ике уллары аларның иң зур байлыклары һәм горурлыклары. Олы уллары төзелеш өлкәсен сайлаган, югары белем алып, автоматизация буенча үз эшен булдырган. Кече уллары исә аспирантурада укый, фән белән шөгыльләнә, медицина җиһазлары буенча инженер булып эшли.

Гөлназ һөнәрен яратуы белән аерылып тора. Гади генә кичәләрне дә бар күңелен биреп, эчтәлекле итеп оештыра. Шигырьләр дә иҗат итә ул. Балалар өчен язылган шигырьләрен хезмәтендә дә куллана, бәйгеләрдә катнаша.
Чәчәкләр үстерү, бакча эше дә аның яраткан шөгыле. Өлкәннәргә, гаиләсенә булган хөрмәте, ихтирамы белән аерылып тора. Әтисен дә тәрбияләп, олы хасияттә яшәттеләр. Дини кануннарны саклап гомер итә, күңелендә изге дога йөртә.

- Авыл тормышын, гомумән, гаиләбез белән хезмәтне яратабыз. Балаларыбыз да хезмәт белән үсте. Үземне, аллаһка шөкер, бик бәхетле дип уйлыйм, бүгенге тормышым өчен Аллаһыма бик рәхмәтле, һәрбер көнгә шатланып, шөкер итеп яшим, - ди Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев