Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Язгы чакырылышта районнан 23 егет хәрби хезмәткә алыначак

РФ Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә Россия гражданнарын язгы чакыру турында Указ имзалады.

(1 апрель, “Апастово-информ”).



Указ нигезендә 2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылышка яраклы гражданнар хәрби хезмәткә чакырылачак. Шулай ук хезмәт вакыты тәмамланган солдатлар, матрослар, сержантлар һәм старшиналар хәрби хезмәттән азат ителә. Бу хакта район хәрби комиссариатыннан хәбәр иттеләр.
“Хәрби хезмәткә алынучылар бернинди кайнар ноктага да җибәрелмәячәк”, - дип ассызыклады районның хәрби комиссары Наил Җантемиров.
Хәрби комиссар белдерүенчә, язгы чакырылышта районнан 23 егет хәрби хезмәткә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев