Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз эш-шөгылен булдырган балалар белән очрашты

Апас “Алга” яшүсмерләр клубында үзмәшгуль булган мәктәп укучылары үз эшләре белән таныштырдылар.

(9 апрель, “Апастово-информ”).



Балалар үзләренә нинди генә шөгыль-кәсеп тапмаганнар. Яшь бакчачылар да алар, аш-су осталары да, кайсы бәйли, кайсы тегә, араларында тырнак, каш ясаучылары да, шифалы үлән җыючылары да, хәтта заман технологияләрен кулланып табыш алучылары да бар. Шулай ук әти-әниләренә терлек, кош-корт асрауда да ярдәм итүчеләре шактый иде. Һәр баланың презентациясе кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Балаларның чыгышлары сокландырды да, уйландырды да. Яшь кенә булсалар да, үтә дә тырыш, хезмәт сөючән алар.
Очрашу бик файдалы һәм эчтәлекле узды. Биредә шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, шәхси эшмәкәрләр Наилә Әхмәдиева, Лилия Зәйнуллина катнашты һәм балаларның эшләренә мактау сүзләрен ирештереп, киңәшләрен бирделәр, киләчәктә барлык хыялларының тормышка ашыруларын теләп калдылар.
“Мин сезнең сәләтле һәм максатчан булуыгызга бик сокланам. Мәктәп укучылары гына булсагыз да, үзегезгә табыш китерүче, яраткан шөгыльләрегез бар. Киләчәктә һөнәри осталыгыгыз тагын да камилләшсен һәм үзегезгә зур уңышлар китерсен!”, - дип теләде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев