Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Районда язгы ташу чорына әзерлек эшләре бара

Районыбызда язгы ташу чорында күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, күптөрле әзерлек чаралары күрелә.

(30 март, "Апастово-информ")


Су агу юлларын чистарту, урамнарны, тыкрыкларны кардан арындыру буенча эш алып барыла. Эрегән карлардан соң, сулар агып китү өчен урыннар җиһазлана.
Дәвеш, Югары Акхуҗа, Зур Күккүз авыл җирлекләре, шулай ук Чирү, Караборнаш, Югары Ындырчы, Шыгай, Азбаба, Берләш, Зур Күккүз, Чүрибураш һәм Танай-Турай авыллары су ташу янаган зоналар булып саналалар. Шуңа күрә бу территорияләрдә аерым хәзерлек эшләре алып барылырга тиеш. Алдан хәзерлек чаралары күрелгәч, су ташу чорын күңелсезлекләр булдырмыйча үткәреп җибәрергә мөмкинлек туа.
Күперләр, аерым мөһим объектлар, тормыш-көнкүрешне тәэмин итүче биналар җитди игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Берәр төрле аңлашылмаган яки борчыган мәсьәлә килеп чыкканда, 01, (884376)21-0-38 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев