Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Районда китапханәчеләрнең семинар-киңәшмәсе узды

Китапханәчеләр гаилә белән китап уку хакында сөйләште.

(2 апрель, “Апастово-информ”).



Семинар-киңәшмә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» кысаларында узды. Авыл һәм мәктәп китапханәчеләре китапханәдә балалар белән эшләү юнәлешендә эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, балаларны китапханәләргә җәлеп итү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту чаралары хакында фикер алышты.
Апас үзәк китапханәсе директоры Гөлчәчәк Ахманова китапханәчеләрне җылы сәламләп, хезмәтләре өчен хөрмәтен белдерде.
Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Гөлинә Муллаәхмәтова үзенең чыгышында балалар китапханәсенең эшчәнлеге турында сөйләде.
“Китапханәбезнең ишекләре һәрвакыт ачык. Китапханәдә 16 меңнән артык китап саклана. Балалар өчен китапларыбыз да шактый. Барлыгы 1400 укучыбыз бар. Фонд яңа китаплар белән тулылыланып тора. Балалар бик теләп киләләр. Алар белән төрле очрашулар, кичәләр, әңгәмәләр уздырабыз.Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә төрле чаралар оештырабыз. Балалар өчен түгәрәк эшли. Китап сөюче гаиләләребез дә күп. Китапханәдә Гаилә елына багышланган кичәләр уза. Максатыбыз – балаларны китапханәгә җәлеп итү, китап укуга кызыксыну уяту”, - дип белдерде Гөлинә Муллаәхмәтова.
10 елдан артык Сатмыш авылында китапханәче булып эшләүче Гөлчәчәк Гыйсмәтова авылда китап укучылар күп булуы, аеруча балаларның бик теләп килүен әйтте.
“Китапханәбезгә халык күп килә. 64 яшь укучыбыз да бар. Мин китап укучыларны җәлеп итәргә тырышам. Яңа китаплар беренче үзем танышам. Аннан соң авылдашларга кыскача эчтәлеген сөйләп, кызыксындырам. Һәр кешенең нәрсә белән кызыксынуын белеп, төрле эчтәлекле китаплар тәкъдим итәм, - диде Гөлчәчәк Гыйсмәтова.
Зур Күккүз авылыннан Галия Җәләлиева районда тәҗрибәле, хезмәтен күңел биреп башкаручы китапханәчеләрнең берсе. Ул районда китапханә каршында балалар курчак театрын, “Китап тарихы” музеен оештыручы буларак та танылды. Хезмәт уңышлары да күп. Район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә дә еш катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә.
“Безнең авыл китапханәсендә 7700 китап исәпләнә. Шуларны 3023е балалар өчен. Шулай ук газета-журналлар да алабыз. Төрле чаралар уздырабыз. Балаларны җәлеп итәргә тырышабыз. Үзенчәлекле алымнар кулланабыз”, - ди Галия Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев