Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Районның Социаль фонд клиент хезмәтендә узган елга йомгак ясадылар

Утырышта узган 2023 елга нәтиҗәләр барланды, яңа максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

(20 март, “Апастово-информ”).



Йомгаклау утырышында Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең һөнәри куркынычсызлыкны иминиятләштерүне оештыру идарәсе җитәкчесе Наталья Тарасова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гөлүсә Галләмова һәм Рөстәм Зәмдиханов, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, эш һәм мәшгульлек Үзәге җитәкчесе Илсур Хәлимов, Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин катнашты.
Районның Социаль фонд клиент хезмәте җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов узган 2023 елны яңалыкларга бай булуын әйтте. Пенсия һәм Социаль иминият фондлары берләшүе чорында коллективның тырышлыгы һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә куелган бурычлар үзвакытында башкарылуын билгеләп узды.
Районның Социаль фонд клиент хезмәтенең персональләштерү исәбе буенча белгеч Рамил Шакиров бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү мәсьәләләренә тукталды. Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең һөнәри куркынычсызлыкны иминиятләштерүне оештыру идарәсе җитәкчесе Наталья Тарасова да районның Социаль фонд клиент хезмәте белгечләренең эшен уңай бәяләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да хезмәткәрләргә изге теләкләрен җиткерде.
Утырыш күтәренке рухта тәмамланды. Хезмәткәрләрнең намуслы хезмәте дә билгеләп үтелде. Озак еллар үз эшен намус белән башкарган хезмәткәрләр Гөлнар Шәйдуллина Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау Грамотасы, Сөмбел Шәрәфуллина район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Илдар Гатауллин Татарстан Республикасының Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев