Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.
Бүген бөтен дөнья мөселманнары бу изге айда Коръән Кәримне, күңелләргә игелекле эшләр башкару омтылышын иңдерүе өчен Аллаһы Тәгаләгә ихластан мактау-мәдхияләрен күндереп, дога кылалар.
Ураза гаете безгә Аллаһның рәхмәтекиңлеге, аның нигъмәтләренең кадере, рухи хәзинәләребезнең, шуларның иң әһәмиятлеләреннән булгангаилә төзү,илаһи бүләк –ана булу бәхете, кардәшлек турындагы дини күзаллауларныңкыйммәтехакында искәртә.Татар халкы рухи мәдәниятендә зур урын тоткан бу бәйрәмнең бөек асылы быелРоссия Президенты В.В. Путин тарафыннан илдә игълан ителгән Гаилә елы чараларында да ачык чагылыш таба.
Мөселманнар өчен гаилә кору изге бурыч булудан тыш, Аллаһның ризалыгына ирешү юлы да. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлламтуганлыкны һәм нәсел-нәсәпне ныгытуны васыять итте. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасында кардәшләрне һәм дусларны кунакчыл йортларда бер табынга җыйган күркәмифтар мәҗлесләре уздыру гадәткә керде.
Уникенче тапкыр үткәрелгән Республика ифтары илебез мөселманнарының һәм тулаем җәмгыятьнең рухи бердәмлеккәомтылуынадәлил булып тора. Күпмеңләгән дин тотучылар катнашкан ифтарда махсус хәрби операция ветераннары, аларның туганнары, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннары да бар иде. Җиңү яулауны, яралыларның җәрәхәтләре тизрәк төзәлүне сорап һәм һәлак булган сугышчыларның рухына Рамазан аенда кылган догалар кабул булса иде.
Татарстан башкаласындабыел Россия Федерациясенең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлтелгән гаять әһәмиятле халыкара вакыйгалар булачак. Алар дәүләтләр арасында һәм дини-иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә дустанә, нәтиҗәле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышануөстәр, Аллаһыбызхакына, уртак Ватаныбыз һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.
Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен!

Татарстан Республикасы
РәисеР.Н. Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев