Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Ураза гаете белән!

Хөрмәтле дин кардәшләр, райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза гаете белән ихлас тәбрик итәм!

Нурлы Ураза бәйрәме изге айның төп тыюларын – рухи чистарыну, тынычлык, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Рамазан ае мөселманнар өчен сынау һәм шатлык ае булды. Әлеге изге айда һәр мөэмин-мөселман тыелганнардан тыела, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакьлану ала. Тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.
Изге бәйрәм көннәрендә шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә көч, дәрман, рух ныклыгы һәм исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтуларын, һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына сабырлык телибез. Яраланучылар тизрәк савыксын, аякка бассын. Бу көнне батыр йөрәкле егетләребезне догадан калдырмыйк, аларга бары тик хәерлесен телик.
Бу изге бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, игелек, муллык һәм иминлек алып килүен, барча мөселманнарга исәнлек-саулык, матур киләчәк телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган догаларыбызны кабул итеп, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен. Безгә гөнаһлардан ерак торырга, Раббыбызның ярлыкавына, рәхимлегенә ирешергә язсын. Ураза гаете мөбарәк булсын!
Олы ихтирам белән - Апас районы башлыгы Айрат Габдулхак улы Зиганшин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев