Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

12 май - шәфкать туташлары көне

Шушы гүзәл бәйрәм белән районыбызның барлык шәфкать туташларын котлыйбыз! Гаиләләрегезгә, үзегезгә ныклы исәнлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, матур киләчәк телибез.

Районыбызда 200дән артык шәфкать туташы сәламәтлегебез сагында тора. Аларның көндәлек башкарган фидакарь хезмәтләре бәяләп бетергесез. Кеше тормышын саклап калуда, операция бүлмәләрендә, палаталарда, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадаларында, поликлиникаларда көнне-төнгә ялгап эшләүче шәфкать туташлары алдында ихтирам белән баш иябез.


Бүгенге катлаулы коронавирус инфекциясе чорында шәфкать туташларының башкарган хезмәтләре аерым хуплауга лаек.


Шундый катлаулы чорда да сез кешелеклелек сыйфатларын иң алгы планга куеп, ярдәмгә ашыгасыз.
Безнең иң матур бәйрәм теләкләрен кабул итеп алыгыз.
Бәхет телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев