Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов: “Ветераннар алдында бурычыбыз мәңгелек”

1945 елның 9 мае – бик кадерле һәм изге көн. Бу көнне дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды.

Җиңү бөтен илебез халкы - сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Туган илебез азатлыгы өчен барган бу дәһшәтле сугышта 11 мең 148 якташыбыз катнашып, аларның исемнәре тарих битенә алтын хәрефләр белән язылды. Канкойгыч сугыш кырыннан кайтмый калган 7 мең дә 2 райондашыбыз батырлыгы мәңге күңелләребездә сакланыр. Тылда иген иккән, тыныч тормыш өчен көне-төне хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең гомер юлы да батырлыкка тиң.

Бүген дә безнең арабызда олы горурлыгыбыз булган, яу кырында дошман белән күзгә-күз очрашып, Җиңү алып каткан 13 сугыш ветераны яши. Алар батырлыгы алдында чиксез рәхмәт әйтеп баш иябез.
Хөрмәтле ветеран фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!


Сезне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Тыныч тормыш, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.


Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев