Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Бөек Җиңү көне уңаеннан хәтер чарасы узды

Батырлар Мемориал комплексында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан митинг үтте.

(9 май, "Апастово-информ").


Соңгы вакытта коронавирус белән бәйле булган чикләүләр Җиңү көнен бәйрәм итү чарасына да зур йогынты ясады. Хәтер чарасы киң колач белән үтмәде, аны райондашлар тамаша кыла алмады.


Район башлыгы Равил Хисаметдинов "Яшь армияче" Салават Гарифуллин белән берлектә Билгесез солдат һәйкәле янәшәсендәге Мәңгелек ут янына венок куйды. Аларга бер төркем җитәкчеләр дә кушылды.
Митинг батырларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.


Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәбрикләү сүзе белән чыкты.
"Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле райондашлар! Сезне Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәм. Барыгызга да исәнлек- саулык, тынычлык, иминлек телим. Авыру- хасталар сезгә килмәсен", - диде ул.


Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин яу кырына китеп, батырларча һәлак булган, тыныч тормышта арабыздан киткән, бүген исән- сау булган ветераннарның каһарманлыгы үлемсез булуын билгеләп үтте.
Бәйрәм чарасы патриотик рухтагы җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан зәңгәр күккә тынычлык билгесе булган күгәрченнәр очырылды.


Митинг халыкка онлайн режимда тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев