Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста вакытында штраф түләмәүче шоферлар “аулана“

Штрафын вакытында түләмәүче шоферларны ачыклау буенча рейдлар уза. Алар атнага 5-6 шундый шофер белән очраша.

(21 январь, “Апастово-информ“).



Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы буенча, административ хокук бозу өчен билгеләнгән штрафлар карар чыкканнан соң 60 көн эчендә түләнә. Штрафын вакытында түләмәгән кеше тагын да администатив җаваплылыкка тартыла, ягъни штраф суммасын икеләтә арттырып түләргә тиеш була. Тагын шунысы бар: әлеге сумма бер мең сумнан да ким була алмый. Бу очракта законны үтәмәгән кешеләр өчен административ рәвештә 15 көнгә кулга алу яки 15 сәгать мәҗбүри эш каралган.
Штраф түләү өчен 60 көн закон белән билгеләнгән, шул вакыт эчендә түләнми икән, аны суд приставлары хезмәте хокук бозучының хезмәт хакыннан, стипендиясеннән яки башка төрле кеременнән тотып кала. Мондый очракта, закон нигезендә, штраф түләргә тиешле кешедән дәүләт пошлинасы да алына.
Менә шушындый катлы-катлы мәҗбүриләп түләтүләр булмасын өчен, административ хокук бозулар аркасында билгеләнгән штрафларны вакытында, ягъни закон белән билгеләнгән көннәр эчендә түләп кую хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев