Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста юк дип тынычланырга иртә

Районда коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.

(27 апрель, “Апастово-информ“).


275 кеше өй шартларында табиблар күзәтүе астында, мәҗбүри үзизоляциядә тора. Алар арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайткан 33 кеше, шул исәптән алар белән аралашкан кешеләр дә бар. Бу хакта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева хәбәр итте.

“Бездә юк дип тынычланырга әле бик иртә. Чөнки республикада чир таралу кискенлеге кимеми. Ишеткәнегезчә, тирә-күрше районнарда да авыру очраклары исбатланган“, – диде Роза Нурмиева.

Хөрмәтле райондашлар! Кертелгән барлык чикләүләрнең дә катгый үтәлүе бик мөһим. Барыгыз да бу эшкә җитди карасын, үз сәламәтлегенә игътибарлы һәм җаваплы булсын иде. Дөрес аңлагыз, хокук сакчылары да җәмәгать урыннарында, урамнарда штраф салу максаты белән түгел, ә сезнең сәламәтлекне, киләчәгебезне кайгыртып кизү тора. Тик, өйдә торуның асылын аңламаучы, тупас рәвештә кагыйдә бозучылар белән закон телендә дә аңлашырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев