Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста юл куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды

Район хакимиятенең утырышлар залында, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

(19 июнь, “Апастово-информ“).


Көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде. Агымдагы елның 5 аенда район юлларындагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү буенча мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, юл һәлакәтләрен булдырмау, һәлакәттә зыян күрүчеләргә нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтү, яшь шоферлар әзерләү хакында уртага салып сөйләшенде.

Агымдагы елның 5 аенда районда 2 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 2 кеше зыян күргән. Һәлакәтләр Җидекизләү һәм Каратун юлларында теркәлгән. Бу хакта ЮХИДИ хезмәткәре Рамил Гафуров хәбәр итте.

“Салмыш килеш руль артына утырган 19 шофер ачыкланды. Узган ел бу вакытта исерткечләр кулланган 17 кешегә беркетмә төзелгән иде“, – диде Рамил Гафуров.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Алиуллина яшь буын белән башкарылган эшләргә тукталды. Җәйге чорда – балалар каникулда чакта да профилактика эшләренең дәвам итүен белдерде.

“Мәгариф оешмалары балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен кисәтү, юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эшләр башкара. Мәктәпләрдә “Яшь инспекторлар“ отрядлары оешкан“, – диде ул.

Районда юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге хезмәткәрләре тәүлек буе кичектергесез ярдәм күрсәтә. Ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бу хакта районның баш табибы урынбасары Николай Карабанов белдерде.
ДАССАФ җитәкчесе Илһам Садыйков белдергәнчә, яшь буынга тәрбия бирү эшенә оешма зур өлеш кертә.

“Без мәгариф бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә хәвефсезлек өчен кисәтү, аңлату чаралары оештырабыз. Бездә укып чыккан яшь шоферлар белемнәре, осталыклары белән аерылып тора“, – диде ул.

Киңәшмәдә шулай ук балаларны юл һәлакәтләреннән, суга батулардан саклау, горизонталь юл тамгалары булдыру, йөк машиналарын урамнарда йөртмәү хакында да сөйләшүләр булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев барлык мәсьәләләрне дә күз уңында тотып, җәйләрне хәвефсез уздыру бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев