Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста юл-патруль хезмәте постлары эшен туктата, ләкин тикшерүләр дәвам итә

Хәзер өйдән чыгып, каядыр бару өчен махсус белешмә, смс-рөхсәтләр кирәкми.

(12 май, "Апастово-информ").


Хокук сакчылары тикшерүләрне дәвам итә. Сәүдә нокталарында, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри. Штраф суммалары шул ук калды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
"Таләпләрне үтәмәүче 181 кешегә беркетмә төзелде. Аларга суд аша штрафлар билгеләнде. Саклану чараларын күрү мәҗбүри", - диде ул.

Рейдлар, тикшерүләр дәвам итә. Саклану үзебез өчен булуын онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев