Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иртәгәдән битлексез өйдән чыгу катгый тыела

Республикабызда үзизоляция режимыннан этаплап чыкканда вирусны җәелдермәү максатыннан күреләчәк чаралар турында журналистлар өчен брифинг узды.

(11 май, “Апастово-информ”)
Иртәгәдән авыру тарату куркынычы тудырмаган татарстанлыларга өйдән чыгу мөмкинлеге туачак. Тик, һәр кешедә битлекләр үзләре белән булырга тиеш. Бу хакта ТР баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.
“Урамда йөргәндә дистанция сакланганда ул киелмәгән булса да, үзегез белән һәрчак йөртегез”, - дип ассызыклады ул.
Иртәгә күп кеше өйдән чыгу сәбәпле, куркыныч тагы да артырга мөмкин. Шуңа саклану чараларын арттыру - мөһим.
Брифингта коронавирусны җәелдермәү максатларыннан бик күп төрле мәсьәләләр каралды. Штрафлар саллы булачагын да искәртеп үттеләр җаваплы кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев