Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Иске Йомралыда сарай янган

22 февраль кичендә районның янгын сүндерү бүлегенә Иске Йомралыда сарай януы турында хәбәр керә.

(2 март, “Апастово-информ“).


Җаваплы хезмәткәрләр барып җиткәндә, ялкын телләре агач сарайның бөтен җиренә җәелергә өлгергән була инде. Ут вакытында йөгәнләнә, башка корылмаларга зыян килми.

Янгыннның сәбәбе – электр чыбыкларының төзексезлеге дип фаразлана.

“Елга бер тапкыр розеткаларны, сүндергечләрне тикшереп чыгу мөһим. Янгыннар электр үткәргечнең кыска ялганышы аркасында еш чыга. Иске электр үткәргечләрне үз вакытында алмаштырырга кирәк”, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев