Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Планлы медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктатылды

Республика бу карарны коронавирус инфекциясе буенча санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулы булуы аркасында кабул итте.

(7 февраль, “Апастово-информ”).


Халыкка планлы амбулатор медицина ярдәме күрсәтү, диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр үткәрү туктатылды. Шулай ук балаларга планлы медицина тикшерүе уздыру һәм күчмә медицина комплекслары эше дә кичектереләчәк.
Онкология, шикәр диабеты, кан әйләнеше авырулары булган авыруларга ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Шулай ук йөкле хатыннарга да планлы медицина ярдәме туктатылмый. Зыянлы һәм куркыныч матдәләр белән эш йөртүче хезмәткәрләргә алдан мәҗбүри медицина тикшерүе узуы дәвам итә, вакцинация ясату да өзелми. Планлы медицина ярдәме күрсәтү хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә дә элеккеге тәртиптә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев