Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Планлы медицина ярдәме вакытлыча туктатылды

Республика бу карарны коронавирус буенча санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулы булуы аркасында кабул итте.

(4 февраль, “Апастово-информ”).



Халыкка планлы амбулатор медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр үткәрү туктатылды.
Социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән һәм әйләнә тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыруларга бу таләп кагылмый.
Планлы медицина ярдәме күрсәтү хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә, медицина ярдәмен кичектерергә ярамаган пациентларга да дәвам итәчәк. Балаларга медицина ярдәме күрсәтү дә туктатылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев