Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Радик Исмәгыйлев: “Агымдагы елга планнарыбыз зурдан!”

Халык белән очрашу барышында шулай дип белдерде җирлек башлыгы.

(22 нче февраль, “Апастово-информ”).



Каратун мәдәният йортында район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә халык җыены булып узды. Биредә район прокуроры Зефәр Абитов, депутатлар, төрле өлкә җитәкчеләре, җирлек активы һәм халкы катнашты.
Җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев чыгышын коронавируска каршы вакцина ясатуның барышы турында таныштырудан башлады.
“Каратун җирлеген өч поселок һәм бер авыл берләштерә. Каратун станциясе, Ашлык кабул итү бистәсе, Свияжский поселогы һәм Морзалар авылы. Барлыгы 990 хуҗалыкта 2497 кеше яши. Шуларның 1228 е вакцина ясаткан. Фельдшерларыбыз көндәлек халык арасында булып, вакцинаның мөһимлеген, диспансеризация, флюорографиянең вакытында үтәргә, гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген аңлаталар”, - диде ул.
Каратун җирлегендә заманча итеп төзекләндерелгән ике балалар бакчасында 2 яшьтән 7 яшькә кадәр 113 бала тәрбияләнә. Агымдагы елда 1 нче класска 20 бала киләчәк дип көтәләр.
Бүгенге көндә җирлектә терлек асраучылар да юк түгел. 302 баш сарык, 79 кәҗә, 30 баш ат, 94 куян, 151 баш умарта, 211 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 50 савым сыеры һәм 3195 кош кортлары исәпләнә.
Үзара салым акчасының да җирлек өчен файдалы булуын да әйтеп узды җирлек башлыгы.
“2021 нче елда халыктан 585000 сум үзара салым акчасы җыелды. Ул республикадан 2925000 сум булып әйләнеп кайтты һәм кирәкле максатларда тотылды. 410 мең сумга тракторга прицеп алынды, Каратун станциясенең Шоссейный урамында иске башняны алыштырдык. Свияжский бистәсендә скважина казылды. Шулай ук Каратун һәм Морзаларда таш юл салынды, әйләнә-тирә төзекләндерелде”, - диде Радик Исмәгыйлев.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин халыкка теләкләрен ирештерде.
“Безнең максат көчләп вакцина ясатырга өндәү түгел. Максатыбыз халкның сәламәтлеген саклау. Райондашларыбызны вакытыннан алда югалтмасак иде. Һәрбез кеше үзен һәм якыннарын сакласын иде дип тырышабыз. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, җирлек башлыгына ярдәм итеп эшләгез һәм яшәгез!”, - дип теләкләрен җиткерде район башлыгы.
Халык үзләрен борчыган сорауларын бирде, тәкъдимнәрен җиткерде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин озак еллар биредә җирлек башлыгы булып эшләгән Рамилә Сабирҗановага Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук Каратун җирлеге ветераннар Советы рәисе Венера Шиһабиева да рәхмәт сүзләрен ирештерде.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев