Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район оешмаларының коронавируска каршы әзерлеген тикшерәләр

Районда оешкан эшче төркем оешмаларда булып, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүе һәм коронавируска каршы кисәтү һәм саклану чаралары белән таныша.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


“Профилактика чараларының төгәл үтәлүе коронавируска каршы көрәштә иң кулай алым булып тора. Шуңа күрә һәр оешма үз хезмәткәрләрен кайгыртырга бурычлы”, - дип белдерде эшче төркем җитәкчесе Луиза Сафина.

Эшче төркем район хастаханәсе, “Рассвет” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, эш һәм мәшгульлек үзәгендә, район Пенсия фондында һәм төзекләндерү эшләре барган район мәдәният йортында булды.
Һәр оешма коронавируска каршы көрәштә үз алымнарын тәкъдим итте.

Район хастаханәсенең ишекләре ачык булса да, биредә бары тик кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган авырулар гына кабул ителә. Ә калганнарга табиблар телефон аша яисә өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Биредә шулай ук “Кайнар линия” телефоны эшли.
“Табиблар тәүлек әйләнәсе райондашларыбыз сәламәтлеге сагында торалар. Коронавируска каршы көрәштә мөһим булган барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә, профилактика чаралары да төгәл үтәлә. Кичектергесез, каты авырулар өчен фильтр-бокслар булдырдык. Медицина хезмәткәрләренең сәламәтлеге дә күз уңында тора. Алар медицина битлекләре, перчаткалар киеп эшлиләр. Шулай ук махсус киемнәребез дә бар. Ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган хастаханә шартларында дәвалыйбыз.”, - дип белдерде баш табиб Алмаз Алиуллин.
Районның эш һәм мәшгульлек үзгендә дә барлык таләпләр дә катгый үтәлә. Биредә хезмәткәрләр халык белән дистанцион рәвештә аралаша.

“Рассвет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коронавируска каршы катгый кисәтү чаралары үткәрелә. Биредә бинаны дезинфекцияләү, медицина битлекләрен куллану, кулларны сабын белән юу яки аларны антисептиклар белән эшкәртү күз уңында тора. Хезмәткәрләр өчен махсус битлекләр тегелә һәм аларның һәрберсе антисептиклар белән тәэмин ителә. Иртә белән эшкә килгән һәр хезмәткәрнең тән температурасы үлчәнелә. Һәр ике сәгать саен бүлмәләр җыештырыла, җилләтелә.
Район Пенсия Фондында да җитди кисәтү чаралары күрелә. Биредә бактерицид лампалар һәм кулларны дезинфекцияләү өчен махсус җайланма урнаштырылган.
“Безнең ике-өч кешедән торган резерв төркембез дә бар. Әлегә алар өйдән торып эшлиләр. Әгәр дә хәзерге вакытта эшләүчеләр арасында авырып китүчеләр булса, аларны барысын да өйгә кайтарып, резерв төркемне чакырабыз”, - диде район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.

Район мәдәният йортын төзекләндерү эшендә катнашучы һәр хезмәткәр өчен саклану чаралары күрелгән. Төзүчеләр махсус битлекләр, перчаткалар киеп эшлиләр. “Эталон” төзелеш оешмасы прорабы Рамил Җаббаров белдерүенчә, һәр көн иртән хезмәткәрләрнең тән температуралары үлчәнелә, куллар махсус антисептиклар белән зарарсызландырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев