Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда коронавируска каршы профилактик чараларның үтәлешен тикшерү буенча мобиль төркемнәр эшли

Мобиль төркемгә җәмәгать урыннарында, сәүдә нокталарында, җәмәгать транспортларында коронавируска каршы профилактик чараларның үтәлешен тикшерү һәм кисәтү йөкләнгән.

(14 май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


“Без сәүдә нокталарында эшләүче сатучыларның, сатып алучыларның, җәмәгать транспорты, такси йөртүчеләренең, пассажирларның битлек, перчатка киюләренә, антисептик чаралар белән тәэмин ителешенә игътибар итәбез. Коронавирустан саклану буенча таләп-кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә кисәтүләр ясалына, административ протоколлар төзелә. Шулай ук сатучылар, транспорт йөртүчеләр дә кисәтү чаралары алып барырга, кибеткә яисә транспортка махсус битлекләре һәм перчаткалары булганнарны гына кертергә тиеш”, - дип белдерде мобиль төркем әгъзасы, район полиция бүлеге начальнигы Фәнис Шәрәфуллин.

Мобиль төркем район үзәгеннән тыш, авылларда урнашкан сәүдә нокталарына, җәмәгать урыннарына да чыгып, профилактик чараларның үтәлешен күзәтә.

Бүген алар Тутай, Шәмәк, Аюкөйдергән, Олы Бакырчы, Урта Балтай авылларында урнашкан сәүдә нокталарында булдылар.

Соңгы көннәрдә коронавируска бәйле булган чикләүләр йомшартылса да, саклану буенча таләп-кагыйдәләр әлегә үзгәрешсез кала. Һәркем мәҗбүри рәвештә сәүдә нокталарында, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка киеп йөрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев