Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

«Стелс-омикрон» тагын да йогышлырак» - ковидтан соң нәрсә киләчәк?

Коронавирус эволюциясе һәм безне «омикрон»нан соң нәрсә көтүе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов сөйләде.

Коронавирус — кеше үтерү өчен табигый машина


- Альберт Анатольевич, прививка ясаткан кешеләр дә, ясатмаганнар да авырый. Ә ни өчен вакцинацияләнергә һәм ревакцинация узарга кирәк?

- Әлбәттә, вакцинация коронавирустан тулысынча куркынычсызлыкны гарантияләми, ләкин чирнең авыр дәрәҗәсеннән саклый. Вакциналы кешеләр ковидны җиңел яки симптомнарсыз уздырырга мөмкин. Вакцинация узган авырулар прививка ясатмаган кешеләргә караганда хастаханәдә дәвалануга күпкә сирәгрәк мохтаҗ. Әгәр прививка ясаткан кеше барыбер авырса, әйе, ул үзен начар хис итә һәм үзен салкын тию белән чирләгән вакыттагы кебек тоя ала. Әмма моңа түзәргә һәм уздырып җибәререгә кирәк.

- Коронавирустан прививка ясату мәҗбүри булмаган кешеләр бармы? Мәсәлән, генетик үзенчәлекләре аркасында…

- Андый кешеләр юк. Теге яки бу төр инфекцияләргә тиз яки аз бирешүчеләр бар. Әмма корыч сәламәтлек яки нык нәселдән булу — чиргә бирешмәүчәнлекнең нигезе, дип уйлау дөрес түгел. Коронавирус — кеше үтерү өчен табигый машина. Кешенең тумыштан килгән яки адаптив иммунитетының да мөмкинлекләре чикле. Бүген авырмасагыз, иртәгә чир эләктереп, хастаханәгә эләгергә мөмкинсез. 

Ни өчен коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә антитәнчекләр барлыкка килми?

- Монда һәр очракны аерым карарга кирәк. Кайвакыт шәхси генетик үзенчәлек үз ролен уйный. Шулай ук күп нәрсә зарарланган дозага, авыруның ничек чирләп китүенә һәм инфекцияне ничек уздыруына бәйле. Еш кына ковид белән җиңел формада авырган кешеләрнең антитәнчекләр дәрәҗәсе түбән. Антитәнчекләрнең булмавы кешенең коронавируска бирешүчән булуын аңлатмый. Бәлки, андый кешедә күзәнәкле иммун җавап механизмы актив үсештәдер.

- «Спутник Лайт» беренче вакцинация өчен туры киләме?

- Ул ревакцинация өчен. Шул ук вакытта беренче прививка өчен «ЭпиВакКорона» яки «КовиВак» сайлаган булсагыз, вакцинациянең тулы курсын нәкъ менә «Спутник V» белән узарга киңәш итәм, чөнки бүгенге көндә бу коронавирустан иң куркынычсыз һәм нәтиҗәле саклану чарасы.

Тиз үрчи яки иммун җаваптан кача торган яңа штаммнар барлыкка киләчәк
«Омикрон» ның «Дельтадан» йогышлырак булуы дөресме?

Әйе, бу шулай. «Омикрон» «Дельта»дан йогышлырак, 2-5 тапкырга дигән мәгълүматлар бар. Хәзер «омикрон» штаммының яңа төре — ВА.2 яки «стелс-омикрон» дип аталганы барлыкка килде. Ул тагын да йогышлырак! Бу штамм элеккегесеннән 28 мутация белән аерылып тора. Аны коронавирусның аерым варианты буларак классификацияләү турында сөйләшүләр алып барыла. Бәлки, штаммга яңа хәреф бирелер. Сүз уңаеннан, кеше ВА.2 инфекциясе белән зарарланса, аның бергә яшәгән гаилә әгъзаларына вирус йогу ихтималы — 39 процент. BA.1 штаммы өчен бу күрсәткеч 29 процентны тәшкил итә.

«Омикрон» бик тиз тарала. Хәзер нәрсә яхшырак — коронавирус белән авырумы яки прививка ясатумы?

Һичшиксез, прививка ясату. Вакцинациядән соң авыр дәрәҗәдә өзлегү бер миллион кешегә бер очрак булырга мөмкин. Дөньяда коронавирустан үлем күрсәткече уртача 6,85 процентны тәшкил итә. Үзегез хәл итегез, рус рулеткасын уйнарга теләрсез микән… 

Ковид эволюциясе буенча киләчәккә нинди фаразлар бар?

Вирусларның генетик аппараты камил түгел. Тиз үрчергә сәләтле яки иммун җаваптан кача ала торган яңа штаммнар барлыкка киләчәк. Табигый селекция бара: уңышлы вариантлар актив алмашынып тора. Хәзер ковид йогышлылыгын арттыру юнәлешендә бара. Әмма әгәр ул үзен йөртә торган затны үтерсә, авыру чылбыры өзеләчәк. Нәкъ менә шуңа күрә вирус, һичшиксез, кимрәк патогенлы булачак.

Шуңа да карамастан, якын арада хәл тотрыкланыр дип өметләнергә кирәкми. Моның өчен еллар һәм хәтта дистә еллар китәргә мөмкин.

Кимүне кайчан көтәргә?

Ким дигәндә, җәйгә кадәр түзәргә туры киләчәк. Вирус көчсезләнә, әмма тулысынча юкка чыкмаячак. Шуны аңларга кирәк: ковид мәңгегә безнең белән калачак. Киләчәктә сезонлы коронавируска каршы ел саен вакцинация үткәреләчәк. Хәзер, мәсәлән, прививка ясау кампаниясе ярдәмендә грипп белән көрәшәләр.

Ковидтан соң нәрсә киләчәк?

Башка авыру. Пандемияләр ун ел саен «кабына». Бу коралларның үзенчәлекле узышы: табигать китереп чыгара — кеше саклана. Инфекциянең яшен тизлегендә таралуына ярдәм итә торган факторлар күп. Мәсәлән, миграцион агымнарның артуы, экологик яктан заралы районнарда яшәү яки халыкны күчерү.

Бәхеткә, заманча технологияләр тиз арада кирәкле тестлар һәм вакциналар эшләргә мөмкинлек бирә. Икенче тапкыр кеше эпидемияне коралланып каршы алачак. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/health/23-02-2022/stels-omikron-tagyn-da-yogyshlyrak-kovidtan-so-n-rs-kil-ch-k-5849918

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев