Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ураза бозылмый, әгәр дә...

Рамазан аена керәбез. Шул сәбәпле, аның кадерен белеп, аны тулысынча файдалану өчен, уразаны бозмый торган кайбер үзенчәлекләрен искә төшереп китү урынлы булыр.

1. ураза икәнен онытып, ашаса, эчсә;

2. ир-атның хатын-кызга карап мәние чыкса;

3. күзенә сөрмә тартса, төрле майлар сөртсә;

4. җенес әгъзаларына ни дә булса керсә;

5. хиджама ясаса (әгәр хиджама хәлне ала дип уйласагыз, аны ясамау хәерлерәк);

6. гайбәт сөйләсә (әдәпкә туры килми!);

7. уразадан чыгарга ниятләсә, әмма чыкмаса;

8. төрле исләр борынга керсә, кислород суласа;

9. тамагына тузан керсә, мәсәлән, он тузаны керергә мөмкин;

10. ялгыш авызына чебен керсә һәм аны йотса;

11. даруны сәхәр тәмам булганчы эчеп, даруның тәме аннан соң да авызыннан килеп торса;

12. госелле булмаса;

13. колагына су керсә (колак элпәсе тишелмәгән булса, дару салу да ярый);

14. борыннан килгән сыекчаларны йотса (әмма алдан сәламәтлекне кайгырту тиешле);

15. махсус эшләнмәгән очракта, косса;

16. сәхәрдән соң авызда борчак зурлыгында ризык калып, аны йотса;

17. авыз читендә кунжут зурлыгында ризык валчыгы калган булып, аны йотса.

Чыганак: https://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев