Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ветеранга - хөрмәтнең зурысы

Бөек Ватан сугышы ветераны министрдан һәм дәүләт депутатларыннан котлаулар һәм күчтәнәчләр кабул итте.

(9 нчы Май, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Багыш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһим абый Фәсхиевкә Республикабызның мәдәният министры Ирада Аюпова Бөек Җиңүнең - 75 еллыгы уңаеннан истәлекле бүләкләр һәм пакет-күчтәнәчләр җибәргән. Шулай ук, Республикабыз Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Светлана Захарова да ветеранга котлаулар юллаганнар. Барлык күчтәнәчләрне Апас районыннан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Салават Закиров тапшырды.


Фәһим абый Фәсхиев Ватан сугышына 1943нче елны алына. Псков, Балтыйк буе җирләрен азат итүдә катнаша. Снайпер, топограф, пулеметчы, штаб элемтәчесе булып дошманнарга каршы көрәшә. 1945нче елның июль аенда туган якларына әйләнеп кайта. Кайтуга, җиң сызганып, туган авылында хезмәт итүгә керешә. Башта комбайнда, соңрак клуб мөдире булып эшли. Чирмешән авылы балаларына хезмәт, рәсем, сызым дәресләре укыта. Мәдәният клубында рәссам-бизәүче вазифасын башкара.


Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһим абый Фәсхиев 94 яшь булуына карамастан, актив тормыш белән яши. Балыкчылык белән шөгыльләнә, рәсем сәнгате белән кызыксына һәм үзе дә матур картиналар иҗат итә. Аның өе чын музейны хәтерләтә. Ветеранның алтын куллары тарафыннан эшләнгән гүзәл картиналарга карап туеп булмый. Алар йортның иң зур бизәге булып күпләрне сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев