Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Йолдыз“ укучылар кош-корт үстерә

1 июньнән 10 июньгә кадәр 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен “Йолдыз“ (“Звезда“) газеталарына ташламалы бәядән язылучылар арасында лотерея уйнатылды.

(26 июнь, “Апастово-информ“).



Ташламалы чорда язылучылар кабат чеби һәм үрдәкле булды. Җиңүчеләр газета укучылар катнашында лотерея уйнату юлы белән ачыкланды.
Бройлер чебиләрен Каратунда яшәүче Гөлнара Хаҗиева, Апастан Розалия Исмәгыйлева отты. Үрдәкләр Дәүләкидән Сариба Тимербулатовага насыйп булды.

Отышлар “Йолдыз“ны иң күп яздыртучы почтальоннар арасында да уйнатылды.
Отыш ияләре – Коштавылыннан Ләлә Сөләйманова (бройлер чебие),
Әлмәндәрдән Эльмира Хафизова (үрдәк).
Отышлар өчен кош-кортларны Болынбалыкчыдан Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыгы, Морзалардан Галиуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев