10 ноябрь – эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне
Әлеге уңайдан өлкән буын һәм бүгенге хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм.
Полиция хезмәткәре – тыныч тормышта да батырлык һәм уяулык таләп иткән һөнәр. Әлеге хезмәттә Ватанга тугрылыклы, намус төшенчәсен тирәнтен аңлаган кешеләр генә эшли ала. Хезмәткәрләр тәүлекнең һәр минутында районның төрле почмакларында тәртип сагында тора. Аларның яллары да, бәйрәмнәре дә эштә үтә. Барлык хезмәттәшләремә уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге телим. Тормышыбыз имин, хәвеф-хәтәрсен булсын.
Рамил Хәбибуллин, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев