Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

114 мең акча кем кулында?

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, телефон аша акча урлау белән бәйле яңа очраклар кабатланып кына тора.

(13 декабрь, “Апастово-информ“).


Тагын бер очрак буенча тикшерү эшләре бара. Бу юлы райондашыбызның 114 мең акчасы кырыгалдарлар кулына күчә.

Иртәнге якта ир-атның телефонына шалтырату килә. Таныш түгел кеше аның банк картасын “җимерергә“ теләүләрен, мошенниклар акчасын алырга теләвен җиткерәләр. Аңа исәп-хисап счетын алмаштырырга киңәш итәләр. Аннан акчаны кире күчерергә уйлауларын әйтәләр. Карта артындагы өч урынлы санны сорыйлар. Аннан соң ир-ат булган акчаларын берничә кисәккә бүлеп, чит карталарга күчерә. Соңыннан кредит бүлегеннән шалтыратып, аңа акча тәкъдим иткәч кенә, үзенең нинди хәлдә калуын төшенә. Бу хакта полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин белдерде.

Шартлатмау хәерлерәк: халыкка 2-4 мең, юридик затларга 200-400 мең штраф яный

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 2020 елның 20 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев