12 ноябрьдә кар төшсә, 13 ноябрьдә көн аяз булса, кыш нинди булыр?
Борынгылар ноябрь нинди булса, яз шундый килә дигәннәр.
(12 ноябрь, “Апастово-информ“).
Ап-ак карлы кышларга озак калмады. Быел кыш нинди булыр? Халык сынамышлары ни күрсәтә? Киләсе 10 көнгә фаразлар түбәндәгечә:
12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрь - көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса, көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев