Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

2020 ел – сәяси вакыйгаларга бай булды

Район сәяси вакыйгаларны да зур активлык күрсәтеп кичерде. Ил күләмендә узган РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүләрдә апаслылар да үз өлешен кертте. Киләчәккә ныклы ышанычын белдергән сайлаучыларның 96,5 проценты РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә үз ризалыгын белдерде.

(31 декабрь, “Апастово-информ”).



Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау да оешкан төстә узды. Бу вакыйгада да райондашлар актив катнашты. Районда 15062 сайлаучы теркәлгән. Аларның 97,86 проценты сайлауларда катнашкан. Һәркем киләчәгебез өчен тавыш бирүне бурычы итеп санады. Сайлауның яңалыгы – сайлау участоклары өч көн дәвамында эшләде. Катлаулы вәзгыятьтә сайлаучыларның сәламәтлеген, иминлеген кайгырту беренче урынга куелды.

Сайлау системасына зур өлеш керткән территориаль сайлау комиссиясе секретаре Наилә Гыйльфанова Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасына участок комиссияләре әгъзалары Сәвия Габитова, Гөлфия Габидуллина лаек булды. Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатын участок комиссияләре әгъзалары Елена Назарова һәм Гүзәл Вафина алды. Район башлыгы бүләкләрне тантаналы шартларда тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев