22 август - Россия флагы көне
Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче купмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын бәйли. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора. Хөрмәтле райондашлар! Россиянең иң төп символлары - флаг, гимн һәм гербның - барчабыз өчен дә һәрвакыт мөһим буласына ышанам. Бәйрәм белән Сезне!
Равил Хисаметдинов,
Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев