25 октябрь – автомобильчеләр көне
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, районыбызның икътисади-социаль үсеше сезгә һәм һәлакәтләрсез эшегезгә нык бәйле. Хуҗалык комплексының барлык тармаклары – сәүдә, төзелеш, сәнәгать, социаль өлкә һәм башкалар – автомобиль транспорты ярдәмендә нәтиҗәле, ышанычлы һәм өзлексез эшли. Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Руль артына утырган һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәвеф-хәтәрсез һәм имин юллар телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев