Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

70 Кыш Бабайлы Түбән Барыш

Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, Түбән Барышта яшәүче дустым Илдар Абдрахманов, адашым Ришат Дәүләтшин кичә кунакка чакырды.

-Түбән Барышның балыклы, камыш-җикәнле бик матур Зур күлендә, Акчалы Тау итәгендә Яңа елны каршылау бәйрәме оештырачакбыз. Аңа әзерләнгәндә 70 кенә йортлы кечкенә авылыбызның бар халкы катнашты. Бүген Түбән Барышта 200 ләп кеше яши. Олысы-кечесе җыелышып, күл бозы өстендәге, авыл тавы итәкләрендәге барлы-юклы карны чиләкләп кырып җыйдык, чаналар белән ташып бик күп итеп кар сыннары ясадык. Бизәлгән чыршы-наратыбыз да бар,-диделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белән килдек без бу манзараны карарга. Безне чын әкияти күренеш каршы алды. Аллы-гөлле утларын яндырган Яңа ел чыршысы тирәли зур түгәрәк шугалак ясаганнар-абыйлы-энеле Раил белән Фаил Гаязовлар, Сиринә Гыйлаҗева, Әмир Абдрахманов, Илнур, Камилә Эльвина  Закировлар һәм тагын бик күп мәктәп укучылары, авыл балалары шунда мәш килә, тау итәгендә чана шуа-кыскасы-рәхәтләнеп саф һавада уйныйлар.

Чыршы тирәли бозны тишеп күп итеп нәни чыршылар “утыртканнар“-алары да гирляндалы. Шунда ук 2020 елны гәүдәләндереп, кар-боздан ел символларын ясаганнар. Фотозона да бар-Кыш Бабай һәм Кар Кызы макетларына озын-озын чират. Таяклы бабайлар, шәл бөркәнгән әбиләр дә шунда рахәтләнеп истәлеккә фотога төшә. Бизүле ат чанасына утырырга да озын чират торасы...

Рузия Низамованың үзеннән сөйләтик әле бу матур бәйрәм турында.

-Халык бик бердәм бу авылда, әйткәнне, ялынганнны көтмиләр. Бездә ел да шулай-Түбән Барышта бер-береннән күреп, һәр хуҗа-хуҗабикә Яңа елга йорты каршысын, урамын бизи, зур эшкә үзеннән хәленчә өлешен кертә,-диде ул.-Авыл клубы мөдире Ләйсән Зарифуллина матурлык ярата, халыкны да үсендерә, бәяли белә. Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны зурлап үткәрүдә аеруча китапханәче Галия Җәләлиева, Рузилә Зарифуллина, кызы Илсөя белән әтисе Динар Низамов, Фәнис Зарипов, Камил Хәбибуллин, ирле-хатынлы Мулланур, Гөлназ белән улы Илназ Садриев, Гөлүзә Зәйнуллина, Илдар Абдрахманов, Нәгыйм Мәүлетов, Тәфкил Сөнгатуллин гаиләләре бик зур өлеш кертте. Кыш Бабай һәм Кар кызы, ирле-хатынлы Радик белән Гүзәл Ситдыйковларның яңа ел күчтәнәчләре тутырылган капчыгы да зур, авыр иде. Чыршы янына басып шигырь сөйләүче, җырлап-биюче нәниләр, Яңа елга дәү әни-дәү әтиләренә кунакка кайткан балаларга ул капчыктагы тәм-томнар бик тиз таралып бетте.

Аннан Халидә Хантимерова, студентлар, булачак табиблар  Илүзә Җәләлиева белән Эльвина Сөнгатуллина, Ильяс белән Вәсилә Идиятовлар һәм тагын бик күпләр һәр эштә башлап йөреп, матур-матур чыгышлар ясады. Күл өстендәге кар сыннарын яңа гына авылга кайтып төпләнгән яшь гаилә - Гөлназ белән Радик Лотфуллиннар ясады. Бөтенесен дә санап бетерерлек түгел, мине оныткан дип, зинһар үпкәләмәгез, кадерле авылдашлар, барыгызга да зур рәхмәт һәм әлбәттә инде, барыгызны да Яңа 2020 ел белән!

Соңыннан кичке караңгылыкта авыл урамнарын махсус әйләнеп чыктык-иң матур бизәлгән Тау асты урамында һәр йорт каршысында кар сыннары, яңа ел чыршылары басып торуын үз күзләребез белән күрдек. Авылда иң матур һәм Яңа елга бик тә тырышып бизәлгән йорт-шушы урамда яшәүче Илдар Абдрахманов гаиләсенеке икәнлегенә инандык.

Туган авылы тормышы белән шулай безнең “Йолдыз“ укучыларын да яхшылап таныштырырга теләүчеләр булса, хәбәр салыгыз. Килербез, шатлыгыгыз белән уртаклашырбыз һәм якташларга җиткерербез.

 Яңа ел белән, райондашлар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев