Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

8 апрельдә хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә

Ватан сагында-100 ел!

– Ил җитәкчелеге, җирле хакимият белән бергә эшләп, без хәрби бурычлыларны барлап торабыз. Төрле чакырылышларда райондашларыбызны хәрби хезмәткә әзерләү, аларны озату, каршы алу, шулай ук барлык техниканы исәпкә алу, районда тулаем хәрби-патриотик тәрбия эше-безнең төп хезмәт вазифабыз һәм бурычыбыз,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин. 
Бөек Ватан сугышы елларында район хәрби комиссариаты аша фронтка барлыгы 19112 кеше озатылып, унбер меңе яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Ул шанлы елларда район хәрби комиссариаты башкарган эшләр Апасыбыз тарихында онытылмаслык һәм мәңгелек. 
Хәрби комиссариат аша чакырылган 136 егет хәрби хезмәтен Әфганстан, 105 якташыбыз Төньяк Кавказда үтә, төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Аларның бик күбесе хәрби орден-медальләр белән бүләкләнгән. Район хакимияте аларны һәрчак барлап тора, төрле чаралар үткәрә. 
Район хәрби комиссариаты оешкан көннән әлеге колллективта хәрби комиссар җитәкчелек иткән. Аларның барысы да район, бердәм коллективыбыз тарихында үзеннән соң матур, якты эз калдыра. 2006нчы елның декабреннән әлеге коллективны Илшат Паймурзин җитәкли. 
Район күләмендә бүген яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә бик күп эшләр башкарыла. Патриотик тәрбия, балалар һәм яшьләр тормышы, спортка бик зур игътибар бирелә. Районкүләм “Юнармия” хәрәкәте җирле штабы җитәкчесе, Апас мәктәбе укытучысы Марсель Хикмәтов үз эшен намус белән үти, үз үрнәгенә башкаларны да ияртә. Мәктәпләрдә “Хәтер вахтасы”, “Аҗаган”, “Батырлык дәресләре”, “Яшь десантчы”, “Җәйге хәрби-патриотик уеннар”, “Палаткалы шәһәрчек” һәм башка бик күп чаралар үткәрелә. 
Район хәрби комиссариатының егерме кешелек коллективы алдында бүген бик җитди бурычлар куела, аларны җиренә җиткереп башкаралар. Коллективта дистә еллар эшләп апаслылар ышанычын яулаган хезмәт ветераннары Заһид Хәкимов, Рафаэль Зарипов, Рафаэль Җамалиев, Роза Хисамиева, Гөлфия Бәдретдинова, Илсөяр Бәдретдинова, Әлфия Сираҗиева, Рәмзия Корягина, Гөлшат Мингалиева, Илдар Ярхәмов, Илдус Шакиров, Сания Гыйрфанова, Рушания Миңнуллиналарның хезмәт юлы райондашлар өчен үрнәк. Кирәк чакта төпле киңәшләрен биреп яшьләргә ярдәм итәргә торалар. 
– Ватанны саклау изге, һәркемнең намус эше ул. Һәр апаслы моны яхшы аңлап, үзеннән лаеклы өлеш кертәчәгенә ышанып калабыз, - диләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев