Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

881нче сайлау участогында электрон сайлаулар бара

Район үзәк китапханәсендә урнашкан 881нче сайлау участогында бу юлы сайлаулар үзенчәлекле төстә бара. Сайлаучылар электрон рәвештә үз тавышын бирә.

Иң элек волонтерлар сайлауның тәртибе белән таныштыра, муляжларда төймәләргә басарга өйрәтә. Аннан саулаучы үзәк залга үтеп, тавышын бирә.
Райондашлар иртәдән үк күпләп килде. Өй мәшәкатьләренә керешкәнче, үз бурычын үтәргә ашыкты. Әлеге участокта иң беренче булып Гәрәевлар гаиләсе тавыш бирде һәм истәлекле бүләк тә алды.
–Сайлауларга һәрчак иртә белән үк киләм. Өметле киләчәгебез өчен минем тавышым да мөһим дип саныйм, – диде Фәнис Гәрәев.
Шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнарын бүләк итте. Участок янәшәсендә чәй эчеп алу, тәмле коймактан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев