Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
933нче номерлы Ябалак сайлау участогында сайлаулар дәвам итә
Ябалак авылы халкы да тавыш бирергә, үз фикерен белдерергә сайлау участогына килде.
(13 сентябрь, "Апастово-информ").
Сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Заһидуллина белдергәнчә, санитар таләпләр үтәлә, хокук сакчылары иминлек сагында тора. Сайлаучыларның инде күбесе үз тавышын биргән.
Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, районда хокук бозулар булмаган, тәртип һәм тынычлык хөкем сөрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев