Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Адельгә ярдәм ит, үзеңә рухи азык ал!

Кеше борчуын читләр аңламый диләр. Чүрибурашта яшәүче Рәмис һәм Гөлүсә Хәмитовларның да никадәр йокысыз төннәр үткәрүен, күпме хастаханә юлларын таптавын, өмет тулы күзләре белән уллары күзенә ничек өзелеп карауларын балалары сау-сәламәт булганнар тулысынча аңламыйдыр, мөгаен.

Адель аякларына йөри алмый, утыруы да зур авырлык белән генә. Сөйләшә алмаса да, үзенә кирәкне хәрәкәтләр белән аңлата. Әтисе белән кибеткә барырга, телевизор карарга, машинада утырып торырга ярата.
Гаиләнең төп теләге – улларын сызлаулардан, авыртулардан азат итеп, аңа гомер бүләк итү. “Безнең җимешебез, кояшыбыз бит ул. Яшәтәсе иде әле. Авыруларны өлешчә генә булса да җиңәсе иде“ – диләр алар.
Кечкенәдән үк язмышның ачы сынауларына дучар булган Адельгә
ярдәм йөзеннән район мәдәният йортында 19 декабрьдә Хәйрия концерты оештырыла. Биредә район үзешчәннәре белән беррәттән башкаладан килгән җырчылар да катнашачак. Изге эшкә өлеш кертергә онытмыйк! 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев