Аграр көллият коллективы язны каршы алды
Аграр көллият коллективы күңелле һәм киң колачлы итеп Нәүрүз бәйрәме уздырды. Биредә укытучылар да, студентлар да теләп катнашты.
Урамда җыр-моң тынып тормады. Төрле халык уеннары оештырылды. “Карга боткасы“, коймак пеште. Саф һавада алар аеруча да тәмле тоелды.
Аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек уеннарда студентлар укытучыларына каршы көч сынашты.
Начар гадәтләрне юкка чыгару максатыннан, карачкы да яндырылды.
–Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме, яз бәйрәме ул. Тиздән безнең коллектив та чәчү эшләренә чыгар. Яз башында чәчелгән иген уңдырышлы булсын, ачлык, ялангачлык килмәсен. Яңгырлар явып торсын, игеннәр уңдырышлы булсын, дөньялар тыныч торсын, тәмле икмәкләр табын түребездән төшмәсен! Шушы изге теләкләр бәйрәмдә еш яңгырады, – ди бәйрәмне оештыручы Ландыш Гафурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев