Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Акхуҗада кичке милли Питрау бәйрәме узды

Акхуҗа авылы чиркәве янәшәсендәге матур, махсус әзерләнгән аланлыкта бу шимбәдә кичке Питрау бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмгә күрше Буа, Кайбыч, Яшел Үзән, Әлмәт районнары, Чувашия һәм Ульян өлкәсеннән бик күп кунаклар, милли, фольклор, инструменталь ансамбль коллективлары, сәләтле үзешчәннәр чакырулы иде.

Үзебезнең район авыл мәдәният йортлары, авыл клублары, Апас мәдәният йорты коллективлары да концерт программасы белән килде бәйрәмгә. Кунаклар зур сәхнәдән яңгыраган һәр чыгышны яратып тыңлады, алкышлар тынмады бу кичтә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин барлык катнашучыларны изге бәйрәмнәре белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм яме иңгән авыл урамнары буйлап, аланга гаиләләре белән бергәләп йөзләгән кунак килде. Бала-чаганы утыртып, авыл урамнарын бизәүле атлар әйләнде. Теләгән кеше халык уеннары, спорт ярышларында көч сынашты. Матур күл буенда учаклар ягып тәмле аш-сулы табыннар корылды. Район хәрби комиссариаты да бәйрәмгә кыр кухнясы алып килгән иде, зур казаннарда пешкән пылау, солдат боткасын, кыздырылган ит, башка тәм-томны да яратып, мактый-мактый ашадылар бәйрәмгә килүчеләр. Бәйрәмне оештыруда күп тырышлык куйган район җитәкчелеге, авыл җирлеге, күпсанлы иганәчеләргә рәхмәт әйттеләр. Авылда икенче тапкыр гына зурлап үткәрелүче бу бәйрәм соңгысы булмасын иде, дип теләделәр. Акхуҗага кадәр, быел бу бәйрәмне Төбәк Черкене халкы да үткәреп өлгерде. Биешлеләр дә тиздән алар сафына кушылыр дип көтелә. Шулай итеп, дин кардәшләребез дә Сабантуй дәрәҗәсендә үз милли бәйрәмнәрен иркенләп үткәрә безнең районда. Диннәр, халыклар дуслыгы шулай нык булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев