Алдынгы укучылар Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә барды
Район мәктәпләренең укуда, спортта, җәмгыять һәм мәктәп тормышында иң актив, призлы урыннар яулаган 30 укучы Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә барды.
Аларны 1 август иртәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, әти-әниләре, энекәш-сеңелкәшләре хәерле юл теләп, озатып калган иде. Балалар Казан шәһәрендә поездга утырып Санкт-Петербургка юлга кузгалды. Яшь райондашларыбызны район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе вәкилләре Гүзәл Өметбаева белән Гөлнара Зарипова озата бардылар. Берничә көнгә сузылган сәяхәт вакытында балалар шәһәрнең төрле истәлекле, тарихи урыннарында булып, узган якшәмбедә исән-имин кайтып җиттеләр. Балалар автобустан төшү белән тәэсирләре белән уртаклашырга ашыктылар. Чүрибураштан Азалия Гайнетдинова бу сәяхәтне зур түземсезлек белән көтеп алган.
– Бик күңелле булды. Шәһәрнең матур урыннары белән таныштык. Рәхмәт сәяхәтне оштыручыларга, безне озата баручыларга, – диде ул.
Укучыларны җәйге яллары дәвам итә. Бу көннәрдә балалар Кырымга юл тотачак.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев