АЛХЛ уеннары тәмам
10 февральдә “Алтын алка“ Боз Сараенда Апас хоккей лигасы (АЛХЛ) 2018-2019 еллар уен сезонын ябу финал ярышлары узды. Ул Апаста инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел көзендә башланып киткән бу уеннар сезонында барлыгы Апас һәм республика районнары, Казаннан килгән 7 команда уйнады. Финалга 4 команда чыкты.
Бу юлы Күчмә Кубокны Кама Тамагыннан “Факел“ хоккей командасы алып китте. Икенче урынны Йомралының “Легион“, өченче урынны Апасның “Рэд-Булл“ һәм дүртенче урынны Апасның “Ракета“ командасы яулады. Көн дәвамында барган турнирга тамашачылар да бик күп килгән иде.
Уен сезонын тәмамлау тамашасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин, Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов җиңүче командалар, иң яхшы, өлкән яшьтәге һәм иң яшь уенчылар, иң тугры тамашачыларга Кубок-Грамоталар, медальләр һәм абонементлар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев