Алкогольле эчемлекләр әйләнешендә тәртип салу дәвам итә
Район кулланучылар хокукларын яклау, “Госалкоголь“ инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова хәбәр итә:
-Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров белән бергә Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган утырышта катнаштык, анда еллык эшкә нәтиҗә ясалды. Безнең районда бу юнәлештә бик күп чаралар уздырылды. Еллык утырышта аның нәтиҗәләре анализланды, 2019 елга бурычлар билгеләнде. Кулланучылар хокукларын яклау, сәүдә нокталарына контрафакт алкогольле продукция үтеп кермәве өчен быел да эш планыбыз булдырылды һәм ул катгый үтәлә. Узган елда, мәсәлән, бу таләп-кагыйдәләрне үтәмәүче 15 кеше җитди җәзага тартылды, аларга кыек гамәлләре өчен 50 мең сумга якын штраф санкцияләре кулланылды, 100 литрдан артык контрафакт продукция сатудан алынды һәм юк ителде.
Быел бигрәк тә ЕГАИС системасы көчле күзәтү астына алыначак. Шулай ук, “Халык контроле“ сайты аша эшләүгә җитди игътибар биреләчәк.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев