Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас аграр көллиятендә “Үзегез уйлагыз, үзегез хәл итегез!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды

Чара Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланды.

(12 март, “Апастово-информ”).


Биредә наркотикка бәйлелек тудыручы сәбәпләр санап үтелде, әлеге куркыныч чирне алдан кисәтү хакында сөйләшенде, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше буенча төп проблемалар яктыртылды. Әлеге тискәре күренешне булдырмауны тәэмин итү буенча социаль, педагогик, медицина һәм закон чараларына аерым тукталып үтелде. Мәгълүмат сәгатендә шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль инспектор Раилә Мингалиева да катнашты.
Чара җанлы әңгәмә рәвешендә барды һәм ул бик файдалы һәм нәтиҗәле узды.
Апас үзәк китапханәчеләре тарафыннан наркотикларга каршы көрәш темасына багышланган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Чара ахырында катнашучылар китапханәчеләр әзерләгән сорауларга җаваплар яздылар. Шулай ук студентларга наркоманиянең зыяны турында белешмәлекләр таратылды.
Бу хакта китапханәнең социаль челтәрендә хәбәр ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев