Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас балалары өчен кызыклы һәм маҗаралы Чыршы бәйрәме оештырылды

Уку алдынгылары, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әни назыннан мәхрүм булган, мөмкинлеге чикләнгән, спортта алдынгы һәм төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балалар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.

“Алтын алка” боз сараенда көн дәвамында бәйрәм рухы чагылыш тапты. 2 сменада 600дән артык бала күңел ачты. Екатеринбургтан килгән иҗат төркеме бозда “Эльфлар һәм кышкы урман серләре” тамашасын күрсәтте. Бозда кызыклы да, мавыктыргыч та, соклангыч та тамаша барды. Район башлыгының Яңа ел бүләге булган - шоуны балалар кызыксынып карады. Шулай ук һәрбер балага Яңа ел бүләкләре бирелде.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов балаларны Яңа ел белән тәбрик итеп, тагын да зуррак уңышлар теләде. Икенче сменада бәйрәм итүче балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин тәбрикләде. Ул күңелле яллар теләп, матур тамашаны башлап җибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев